news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 1945 елгы Җиңү көне бәйрәме сәхнәләштереп күрсәтелә

9 майда хәрби тынлы оркестрлар Бөек Ватан сугышы чоры композицияләрен башкарачак, 40тан артык пар вальс әйләнәчәк.

Казанда 1945 елгы Җиңү көне бәйрәме сәхнәләштереп күрсәтелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). 9 майда Казанның Җиңү паркында 1945 елгы Җиңү көне бәйрәме сәхнәләштереп күрсәтеләчәк. 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр хәрби тынлы оркестрлар Бөек Ватан сугышы чоры композицияләрен башкарачак, 1930 – 1940 еллар костюмнарында 40тан артык пар вальс әйләнәчәк.

Әлеге чара “РиоРита –Җиңү шатлыгы” арт-проекты кысаларында узачак. Акция бер үк вакытта Россиянең тагын җиде шәһәрендә: Санкт-Петербург, Рязань, Түбән Новгород, Ростов Донда, Севастополь, Рыбинск һәм Благовещенскидагы паркларда уза. Музыкаль коллективларны Россия Саклану министрлыгы мәдәният департаменты тәкъдим иткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100