news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә митинг булды

Казанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә митинг булды

Бүген Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында «Безнең бөек Җиңү «халыкара антифашист марш-эстафетасы» патриотик акциясе кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Марш-эстафетада ТР Диңгез җыены һәм мәдәни үзәк ярдәмендә Хәрби диңгез флоты ветераннарының «Экипаж-бер гаилә» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады, анда «300 лет по морям», «Марш ВМФ», «Служить России», «Бескозырка белая», «Экипаж – одна семья» җырлары яңгырады.

«Безнең ансамбль 1996 елда оеша. Ансамбль мәктәпләргә йөрде, без балаларны хәрби-патриотик тәрбияләү белән шөгыльләндек. Без шулай ук хәрби госпитальләрдә, төрле бәйрәмнәрдә - 9 майда, Хәрби-диңгез флоты көнендә чыгыш ясыйбыз, патриотлыкны тарату максатыннан төрле шәһәрләр һәм районнар буйлап йөрибез. Моннан тыш, без «Балкыш» халык конкурсында җиде тапкыр лауреат булдык», – ди ансамбльдә катнашучы Гүзәл Баранова.

«Минем бердәнбер теләгем – тынычлык», - дип дәвам итә Гүзәл.

Митинг барышында акциядә катнашучылар Вахитов һәйкәле янына Җиңү байрагын җәеп куйды.

Майор, 48нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы һәм «Кызылармеец» патриотик клубы җитәкчесе Владимир Воронцов Җиңү көне алдыннан барлык кешеләргә ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм дуслык теләде.

«Иң мөһиме, тарихыбызны, фашистлар Германиясен җиңүебезне онытмыйк. Бу тарихны буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Тарихны белмичә без киләчәгебезне белмәячәкбез бит. Безнең баш өстендә кояш яктыртсын өчен 27 миллион кеше ятып калды. Шәхсән минем ике бабай да хезмәт итте, Кенигсберг янында һәлак булдылар», - дип сөйли Владимир.

Митингта катнашкан яшь студент кызлар Анна һәм Амира үзләренең сугышта катнашкан бабалары турындагы тарихлары белән уртаклашты.

«Беренче чиратта, без ветераннарга тынычлык һәм озын гомер телибез. Без яшь буынга илебез тарихына аеруча тирәнрәк карарга кирәк, дип саныйбыз. Безнең әби-бабайлар хезмәт итте: кемдер санитар иде, кайберләре сугышта катнашты», - диләр кызлар.

«Минем әти хезмәт итте. Ул Мәскәү өлкәсеннән, Воскресенск шәһәреннән башлаган. Аны Курск дугасында яралыйлар, ул сапер була. Аннары әти танк ремонтлау бригадасына китә, 1945 елның сентябрендә өенә кайта. Хезмәт вакытында аңа 24 яшь була. Мин бераз соңрак тудым», - ди митингта катнашучы Әнисә.

Советлар Союзы батырлыгы турындагы докладлар һәм котлаулар белән Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, сугышчы-интернационалист һәм Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны Ринат Хәбибуллин, «Чик сакчылары берлеге» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Сөләйманов, «Хәрби туганлык» оешмасы лидеры Леонид Прошин, КПРФ Территориаль төбәк бүлеге комитетының беренче секретаре Хафиз Миргалимов һәм махсус хәрби операциядә катнашучысы Артур Нәгыймов чыгыш ясады.

Патриотик митинг Җиңү байрагын алу һәм марш-эстафетада катнашучыларны тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.

Фото и видео: © «Татар-информ» / Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100