Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 1906—1917 елларда татар хатын-кызлары мәгарифенә багышланган китап чыкты
«Әл-ислах», «Тормыш», «Вакыт» кебек газеталарда хатын-кызларның белем алу өчен хокук алуы, табиб булу, күлмәк тегәргә өйрәтү мәсьәләләре яктыртылган булган.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Милли китапханәсендә Казанда ХХ гасыр башында татар хатын-кызлары мәгарифенә багышланган «ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре» дигән китап тәкъдим ителде.
Китапны басмага әзерләүче төзүче-авторлар Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Ләлә Мортазина һәм Алсу Зиннәтуллина әйтүенчә, китап ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында басылган, хатын-кызлар мәгарифенә багышланган мәкаләләр җыентыгыннан тора. «Без 1906 елдан алып 1917 елга кадәр аралыкны өйрәндек», — диде алар «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Галимнәр «Әл-ислах», «Тормыш», «Вакыт», «Сибирия» газеталары һәм «Сөембикә», «Шура» журналлары белән эш иткән. Китап кереш мәкалә һәм хатын-кыз мәгарифенең төрле мәсьәләләренә багышланган тугыз өлештән тора. «1906 елда кызлар аталарына „рус кызлары хәтта чит ил мәктәпләрендә укый“, дип ачык хат яза. 1914 елдан хатын-кызларның „безгә азатлык кирәк“ дигән язмалары күренә башлый», — ди алар.
«1916 елда төрки халыклар арасында Казанда беренче кызлар гимназиясе ачылган. Моны 1906 елда башланган эшнең нәтиҗәсе һәм югарылыкка җитү дип атап була. Татар хәйриячеләре Оренбург, Уфа, Иркутскида мәгариф үсеше өчен тырышкан, кызлар мәктәбен дә ачкан. Бер мәкаләдә „хатын-кыз һәм мәгариф мәсьәләләрендә Казанга караганда Уфада, Оренбургта игътибар күбрәк“, — дип тә язылган иде», — диде галимнәр.
Ләлә Мортазина кызлар укый торган мәктәпләрдә кичәләрне үткәрү дә гадәткә кереп киткәнлеген әйтте. «Әйтик, Бәраәт, Мәүлед кичәләре, аннары Габдулла Тукай вафатыннан соң 1914 елдан Тукай кичәләре уздырганнар. Иң элек, Тукай рухына багышлап дога кылганнар, Тукайның тәрҗемәи хәле сөйләнелгән, балалар аның шигырьләрен яңгыраткан», — диде ул.
Аның әйтүенчә, татар мәктәпләрендә имтихан үткәрү зур вакыйга кебек кабул ителгән. «Мәсәлән, „Вакыт“ газетасында Багбостан ханым мәктәбендә имтиханнар үткәрәләр. Керү ирекле булганга күрә, ата-аналардан тыш, халык җыелышып карап торган. Кызларның сорауларга җавап бирү-бирмәве җәмгыятьне кызыксындырган», — дип аңлатты ул.
«Кызларга һөнәр өйрәтү дә аерым мәсьәлә булган. Тегү-кисү мәктәбен ачарга теләгәннәр. „Вакыт“ газетасына бер ата кеше болай язган: „Безнең мәктәптә кызларны сөлге чигәргә өйрәтәләр, тукымаларын алу кыйммәткә төшә, ул кызыма кияүгә чыкканда бирнәгә генә кирәк булачак. Сез аны күлмәк тегәргә, калфак чигәргә өйрәтегез. Үз гаиләсенә ярдәм дә итә алыр иде“, — дип яза», — ди Алсу Зиннәтуллина.
Хатын-кыз — кешелекнең иң гүзәл заты, дигән сүзләр кергән мәкаләләр очраган. «Аның белемле булуыннан халкыбызның киләчәге тора. Милләт киләчәге — гүзәл затлар кулында. 1906 елда ук „Вакыт“ газетасында ук хатын-кызга мәгарифнең кирәклеге һәм аңа вакыт җиткәнелеге идеясе ярылып ята. Укытучылар мөселман хатын-кызларын карый торган табиблар булырга тиеш дип чыгыш ясаган», — диде галимәләр.
Китапта ХХ гасыр башында хатын-кызлар мәгарифенең әһәмияте, әлеге проблемага карата җәмгыятьтәге карашлар һәм фикерләр, хатын-кыз мәктәпләре, курслар, китапханәләр ачу һәм аларның тарихы, хатын-кызларга һөнәри һәм педагогик белем бирү мәсьәләләре, хатын-кызның җәмгыятьтәге, гаиләдәге һәм бала тәрбиясендәге урыны һ.б. турында мәкаләләр туплап бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз