news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 19 яшьлек кызны поезд бәрдереп үтергән

Фаҗига “Юдино” станциясе паркында булган.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Казанда “Юдино” станциясе паркында вагоннарны җибәргәндә, поезд 19 яшьлек кызны бәрдергән һәм кызның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Идел буе тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли, өстәмә мәгълүматлар туплана.

Шулай ук тикшерүчеләр тимер юллар җитәкчелегенә объектларда куркынычсызлык чараларын көчәйтү, сак хезмәтен арттыру, кисәтү билгеләре урнаштыру һәм поездларны күзәтү камералары белән тәэмин итү буенча күрсәтмә әзерли.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча поезд машинистына карата процессуаль карар кабул ителәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot