news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 19 чыршы шәһәрчеге ачыла

Бәйрәм көннәрендә 40лап күңел ачу чарасы узачак.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Казанның һәр районында яңа ел алдыннан чыршы комплекслары һәм шәһәрчекләр ачылачак. Гомумән алганда, районнарда 19 чыршы шәһәрчеге эшләр дип көтелә, аларда бәйрәмнәрдә 40лап күңел ачу чарасы узачак. Бу хакта ТР башкаласы мэриясе порталында хәбәр ителә.

Казанның үзәк Яңа ел чыршысы традиция буенча Яңа Савин районында, «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда урнашачак.

Авиатөзелеш районының төп яңа ел мәйданчыгы — «Крылья Советов» паркында була. Анда ял итүчеләрне матур итеп бизәлгән 18 метрлы чыршы һәм үзәк аллея көтәчәк. Моннан тыш, Крутушка бистәсендә яңа ел чыршысын беренче тапкыр урнаштырачаклар, бәйрәмчә бизәлгән чыршылар шулай ук Кадыш, Төньяк, Коры елга, Борисоглебское торак массивларында барлыкка киләчәк.

Идел буе районында тугыз метрлы чыршы «Авангард» скверын бизәячәк, ә «Чулпан» мәдәни-күңел ачу үзәге каршындагы скверда 14 метрлы яңа ел чибәре барлыкка килә. Филармония янындагы сквер территориясендә 16 метрлы ясалма чыршы урнаштырыла, ә төп аллеяда бизәлгән 14 арка булачак. Шәһәр халкы өчен сквер территориясендә фуд-корт эшләячәк, балалар өчен ике скатлы тау төзекләндерелә. Яңа ел шәһәрчекләре алты бистәдә яшәүчеләр өчен дә ачылачак, алар арасында Отар, Мирный, Петровский һәм башкалар бар.

Вахитов районындагы чыршы шәһәрчеген бизәү өчен үзәк мәйданчык Иске Татар бистәсендә Зәйни Солтан урамындагы сквер үзәгендә 15 метрлы чыршы урнаштырылачак, аңа Түбән Кабан күле яр буе ягыннан гирляндалар белән бизәлгән 25 метрлы аркалы тоннель уза. Республика башкаласы халкы һәм кунаклары матур фотографияләрне арт-объект фонында — бүләкләр тулы борынгы арбалар янында ясый алачак.

Киров һәм Мәскәү районнарында яңа елны бәйрәм итү үзәк мәйданчыклары булып «Нарат урманы» һәм Урицкий исемендәге парклар торачак. Җәмәгать киңлекләрен яктыртыла торган арт-объектлар бизәячәк, моннан тыш, «Нарат урманы»нда шугалак эшлиячәк һәм анда боз лабиринты ясала.

Совет районында тере чыршылар «Звездный» һәм «Музыкаль» скверларын, шулай ук Фучик урамындагы бульварны бизәячәк. Яңа ел ялының тагын бер урыны Карбышев исемендәге сквер булачак, анда чыршыдан тыш шәһәрчек тә матур итеп бизәләчәк. Бәйрәм мәйданчыгы Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр өчен дә ачыла, биредә яңа фотозона барлыкка килә.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның Кремль урамында беренче тапкыр яңа ел чыршылары барлыкка киләчәген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100