news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 18 яшьлек егет батып үлгән

Казанда яшүсмер суда батып үлгән. Бу турыда хәбәр ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына килгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Урынга килгән коткаручылар Казанның Түбән Заречье пляжында 18 яшьлек егетнең батып үлүен ачыклаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен егетнең ярда калган дусты чакырган. Якынча мәгълүматлар буенча, яшьләр Казансу елгасында су коенып чыгарга теләгән.

Социаль челтәрләрдә егетләрнең чыгарылыш кичәсен билгеләп үтүе турында хәбәрләр бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot