news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 18 яшьлек машина йөртүче җәяүлеләр кичүендә ир-атны таптаткан

Юл-транспорт һәлакәте кичә Залесная урамындагы 2нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда 14нче модель «Лада» шоферы җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Кичә Залесная урамындагы 2нче йорт каршында 18 яшьлек машина йөртүче җәяүлеләр кичүендә 37 яшьлек ир-атны таптата.

Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак була.

news_right_1
news_right_2
news_bot