news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 18 яшьлек егетне машина бәрдергән

Егет “зебра”дан юл аша чыгып барган

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Узган шимбәдә Казанның Авиатөзелеш районында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган.
Фаҗигале төстә тәмамланган һәлакәт 20.00 сәгатьтә О.Кошевой урамындагы 10 йорт каршында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, 23 яшьлек казанлы тиешле тизлекне сакламаган һәм җәяүлеләр юлы аша чыгып барган 18 яшьлек егетне бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, зыян күрүсе алынган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Тугызлы” модельле “Лада” йөртүчесе “Авиатөзелеш” милиция бүлегенә озатылган.
Казанның ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, узган ялларда барлыгы 2184 шофер һәм 346 җәяүле юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 127 машина йөртүче каршы як полосага чыккан, 282се куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган; 199 очракта кешеләрне утыртып йөрү кагыйдәләрен бозу теркәлгән. 35 шофер транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot