Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 18 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре көтә
Татарстан башкаласында 18,1 мең күп балалы гаилә җир кишәрлеген түләүсез алырга хокуклы. Быел аларны 1 меңнән артык казанлы алган, тагын 200 гаилә 9-27 декабрьдә участоклар сайлау комиссиясенә чакырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов сөйләде.
«Агымдагы елда күп балалы гаиләләргә тәкъдим ителгән җир кишәрлекләренең төп өлеше республиканың Биектау районындагы гомуми мәйданы 963 гектар булган федераль территориядә урнашкан, аның күрсәтмәсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү вәкаләтләрен Татарстан Республикасына тапшырган. Әлеге территориядә якынча 3757 җир кишәрлеге бүлеп бирелергә тиеш», - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Яшь көч авылыннан төньяктарак участокта 2,3 меңгә якын җир кишәрлеге формалаштырылган. Аларның 1,1 меңе гаиләләр арасында бүленгән. Дачное бистәсеннән көнбатыштарак территорияне планлаштыру проектлары буенча иҗтимагый фикер алышулар уздырылды. Анда якынча 1,5 мең җир кишәрлеге булачак. Хәзер территорияне планлаштыру һәм межалау проектларын раслау бара.
Галәветдинов сүзләренчә, хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен тагын 6,7 мең кишәрлек кирәк. Быел июнь аенда Татарстан Җир кодексына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә күп балалы казанлылар Татарстанның Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнары чикләрендә җир кишәрлекләре алачак. Хәзер экспертлар әлеге муниципалитетлар чикләрендә җир кишәрлекләрен сайлау белән мәшгуль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз