Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 175нче гимназиядә атыш буенча гаепләүне Татарстан прокуроры укыды
Казанның 175нче гимназиясендә атыш турындагы эш буенча гаепләү карарын игълан итә башладылар. Бу эш Татарстан Югары судында башланды, гаепләү позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкләгән дәүләт гаепләүчеләре төркеме хуплый.
Гаепләнүче эскәмиясендә - 21 яшьлек казанлы Илназ Галәвиев. Аңа ике һәм аннан күбрәк кешене үтерүдә, гомумкуркыныч ысул белән кылынган һөҗүм итүдә, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар җитештерү һәм саклау, шулай ук чит милекне аңлы рәвештә юк итүдә һәм зарарлауда гаепләү белдерелде.
Узган суд утырышында Галәвиевка кулга алыну вакытын ярты елга озайттылар. Гаепләнүченең адвокатны алыштыруы ачыкланды. Хәзер аның мәнфәгатьләр берьюлы ике адвокат - Алексей Васильев һәм Владимир Богдан яклаячак. Әмма процесс башланганда Галявиев алардан баш тарткан һәм дәүләт билгеләгән яклаучыны калдырырга теләвен белдергән. Моннан тыш, Галәвиев суд залыннан барлык журналистларны чыгаруны таләп итте.
Соңрак Илназ Галявиев тугыз кешене үтерүдә үз гаебен тулысынча таныды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз