news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 17 юл һәлакәте аркасында 10 баллы бөкеләр хасил булган

Картада 17 юл-транспот һәлакәте урыны һәм 7 юл-ремонт эшләрен үткәрү урыны билгеләнгән.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). «Яндекс.Пробки» сервисы Казанда 10 балллы бөкеләр хасил булуын күрсәтә.

Картада 17 юл-транспот һәлакәте урыны һәм 7 юл-ремонт эшләре урыны билгеләнгән. Сервис мәгълүматлары буенча, юл һәлакәтләре шәһәрнең барлык районнарында да булган. Бигрәк тә Губкин, Ершов, Гвардия һәм Кутуй урамнарында хәрәкәт итү кыенлашкан, транспортларның тизлеге - 3 км/сәг.

Икенче Осиново, Фрунзе, Васильченко, Восстание, Чуйков, Адоратский, Арбузов, Мәүлетов, Зорге, шулай ук Себер тракты, Әмирхан һәм Ямашев проспектлары буенча машиналар тизлекләрен 5 км/сәг тән арттыра алмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100