Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 17 тел буенча Телләр форумы уза
Казанда 17 тел буенча Телләр форумы уза
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген башкалабызның Яңа Савин районында урнашкан 170 нче мәктәптә Телләр форумы уза. Аның кысаларында гарәп, вьетнам, грек, иврит, алман, инглиз, мари, эсперанто, рус, татар – барлыгы 17 тел буенча остаханәләр оештырылды. Билгеле булганча, әлеге чараны үткәрелүенә ТР Халыклар дуслыгы йорты, Татар Дәүләт гуманитар-педагогия универститетының көнчыгыш телләр факультеты, “Сакура” татар-япон мәгълүмат үзәге тырышлык куйган.
Әлеге остаханәләр бер дәрес дәвамында бара. Ә аны алып баручылар – шул телле халыкның милли киемен кигән кыз һәм егетләр. Алар Халыклар дуслыгы йортындагы җәмгыятьләре, я Казанда оештырылган тел үзәкләреннән килгән. Әлеге дәресләр укучының яшенә карап сайланган һәм аларга теге яки бу культураның үзенчәлекләре, халыкның гореф-гадәтләре, тарихы буенча белемен тикшерүне күздә тота. 17 остаханәнең һәрберсендә укучылар игътибарына, шулай ук, халыклар тормышын, илләр тарихын сурәтләүче альбом һәм китаплар тәкъдим ителде.
170 нче мәктәпнең татар сыйныфларын исә биредә татарлар тарихы, милли традицияләр, талантлы татарстанлылар тормышы, Казан турында сораштылар. Моннан тыш, ислам дине, татарлар кулланган язу рәвеше, милләттәшләребез яшәүче илләр турында да сораулар булды. Бу секцияне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы каршындагы “Идел” яшьләр үзәге алып барды. Татарстан, татарлар тормышын иң яхшы белүче укучыларга дәрес ахырында үзәк тарафыннан бүләкләр тапшырылды.
Форум кичке бишкә кадәр дәвам итеп, ахырда нәтижәләр ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз