news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 17 нче каттан яшүсмер кыз егылып төшкән

Фаҗига узган шимбәдә Казанның Совет районында булган

  (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында биеклектән егылып төшү билгеләре булган яшүсмер кыз гәүдәсе табылган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Фаҗига 22 ноябрьдә булган. Җиңү проспектында урнашкан йортның 17 нче катыннан автомобиль өстенә 14 яшьлек кыз егылып төшкән. Якынча мәгълүматларга караганда, шимбә көнне ул бер дустының туган көнендә булган. Бәйрәм вакытында кыз балконга чыккан һәм кинәт түбәндә -машина өстендә булган.

Тикшерү органнары бу факт буенча тикшерү эшләре алып бара, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot