news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 17 июньнән 21 июньгә кадәр «Шомбай-фест» VI курчак театрлары фестивале узачак

«Шомбай-фест» VI Халыкара курчак театрлары фестиваленең программасы игълан ителде. Фестиваль Казанда 17-21 июнь көннәрендә узачак.

Быел фестиваль дөньяның төрле почмакларыннан театрларны җыячак. Программада – балалар аудиториясенә дә, өлкәннәр аудиториясенә дә исәпләнгән бик күп спектакльләр. Спектакльләрнең күбесенең яшь чикләве 6+.

Мордовия Республикасының дәүләт курчак театры. «Зимние чудеса» спектакле;
Санкт-Петербургның Зур курчак театры. «Тараканище» спектакле (0+);
Серб Республикасы балалар театры. «Забытая история» спектакле;
Алматы шәһәре дәүләт курчак театры. «Ортеке» спектакле;
Башкорт дәүләт курчак театры. «Тьма египетская» спектакле (16+);
«Әкият» Татар дәүләт курчак театры. «Материнское поле» спектакле (12+);
Чаллы дәүләт курчак театры. Спектакль «Я родился завтра. Защитник» (12+);
Донецк академия курчак театры. «Под звуки канонады» спектакле (12+);
Мәскәү курчак театры. «Паустовский – детям» спектакле;
Благовещенск Амур өлкә курчак театры. «Миргачан или тайна тунгусского метеорита» спектакле;
Белгород дәүләт курчак театры. «Сказки Поднебесной» спектакле;
А.Н. Афанасьев исемендәге Киров курчак театры. «Ястребок» спектакле (Кәгазь самолет турында әкият);
Бамако шәһәренең «Sogolon» курчак театры, Мали Республикасы. «Маленький Сиу» спектакле.

Спектакльләр «Әкият» курчак театрының зур һәм кече залларында күрсәтеләчәк. Курск дәүләт курчак театрының «Письма другу» спектаклен Камал театрының универсаль залында күрсәтәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot