Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 150 мең кеше авария аркасында сусыз калган
Халыкка авария турында хәбәр иткәннәр, шулай ук берничә урынга су цистерналары куелган.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Көнчыгыш суүткәргеч узелында кабель өзелү аркасында ут беткән. Нәтиҗәдә шәһәрнең Совет районында яшәүче 150 меңгә якын кеше (шуларның 1,6 меңе - балалар) сусыз калган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә сылтама ясап, РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«12.20 сәгатьтә Казан шәһәренең бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте диспетчерыннан Аграр һәм Җиһанов урамнары чатында электр кабеле өзелүе хакында хәбәр килде. Авария нәтиҗәсендә Казанның Көнчыгыш суүткәргеч узелында ут беткән», - диелә хәбәрдә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Казанның Совет районында урнашкан 340 күпфатирлы торак йорт, 860 шәхси торак йорт, 124 административ бина, 24 балалар бакчасы, 8 мәктәп, ике кунакханә һәм өч котельный салкын сусыз калган.
Урынга Казан янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме юл тоткан. Халыкка авария турында хәбәр иткәннәр, шулай ук берничә урынга су цистерналары куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз