news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 15 югары уку йорты командалары катнашында «Студентлар марафоны» үткәрелә

16-18 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында шәһәрнең 15 югары уку йорты командаларын берләштерәчәк «Студентлар марафоны» оештырыла. Катнашучыларны иҗади чыгышлар, акыл һәм зирәклекне таләп итүче уеннар һәм спорт ярышлары көтә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фестиваль программасы беренче тапкыр узган ел оештырылды. Бу ярышлар өч төп юнәлешне үз эченә ала. Иҗат юнәлешендә студентлар үзләрен җыр, бию, музыка, сәхнә импровизациясе һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә күрсәтә алачак, шулай ук диджей булып чыгыш ясаячак. Аерым бәйге юнәлешләре катнашучыларга үз эшләрен тәкъдим итәргә һәм авторлык карашын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Зиһенне сынаучы ярышлар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» форматында, шулай ук төрле сорау-җавап бәйгеләре («Своя игра», «Квиз, плиз!») һәм IQ-марафоннар рәвешендә узачак. Спорт программасына кече футбол, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, фиджитал-футбол һәм JustDance бию ярышы керәчәк.

«Программаны төзегәндә без һәр студентның үз өлкәсен табуын максат итеп куйдык – ул җырлыймы, мантыйкый мәсьәләләр чишәме яки футбол уйныймы, моның аермасы юк», – дип белдерде Дмитрий Хвостиков.

news_right_1
news_right_2
news_bot