Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 15 яшьлек исерек укучы «Лада» автомобилендә хатын-кызны бәрдереп үтергән
Казанда 15 яшьлек үсмер җиңел машинада 35 яшьлек хатын-кызны бәрдереп үтергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Фаҗига кичә кич булган. 14 нче модель «Лада» автомобиле йөртүчесе юл кырыеннан барган хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң машина йөртүче автомобилен ташлап юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Хатын-кыз урында ук үлгән.
Полиция хезмәткәрләре хокук бозучының шәхесен ачыклаган. Ул 15 яшьлек укучы булып чыга. Берникадәр вакыттан соң ул әти-әнисе белән бергә вакыйга урынына кайта. «Алкотектор» приборы ярдәмендә тикшерү баланың канында 0,430 мг/л алкоголь булуын күрсәткән.

«Хәзерге вакытта балигъ булмаган балага карата административ хокук бозулар буенча эшләр кузгату турында билгеләмәләр чыгарылды, шул исәптән транспорт чарасы белән хокуксыз идарә итү һәм юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып китү өчен», - диелә ведомство хәбәрендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз