news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 15 яшьлек кыз югалган

Кичә югалган яшүсмернең әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Казанда 15 яшьлек кыз бала югалган. Аны соңгы тапкыр кичә Жилплощадка тирәсендә күргәннәр. Бу турыда "Татар-информ"га Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

"15 яшьлек кыз бала кичә төш вакыты тирәсендә дус кызы белән аерылышкан. Алар Жилплощадка микрорайонында булган. Шуннан соң бу кызны күрүче юк. Яшүсмернең әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать итте", - дип сөйләделәр полициядә.

Кайсыбер мәгълүматлар буенча, югалган кыз иптәшенә су коенырга барырга җыенуын әйткән. Ләкин бу мәгълүмат расланмаган.

Хәзер хокук саклау органнары баланы эзләү буенча оператив чаралар башкара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100