Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 15 яшьлек кыз һәм аның әнисе үз фатирларында газ белән агуланган
Гадәттән тыш хәл бүген Сыртланова урамындагы 19нчы йортта булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда 15 яшьлек кыз һәм аның әнисе үз фатирларында газ белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген 112 бердәм номерына Сыртланова урамындагы 19нчы йортта ике кешенең газ белән агулануы турында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм табиблары 35 яшьлек хатын-кыз һәм аның 15 яшьлек кызын 7нче шәһәр хастаханәсенә озаткан.
Гадәттән тыш хәл булган урында газ хезмәте вәкилләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз