news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 15 телевизион канал күрсәтми торырга мөмкин

Татарстан башкаласында 10 көн дәвамында радиотелеүзәк манарасында яктырткычны монтажлау барачак.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Казанда телевидение һәм радиотапшыруларның аналоглы һәм цифрлы 15 каналы күрсәтүдән туктап торырга мөмкин. Шәһәрдә радиотелеүзәк манарасында яктырткычны монтажлауда планлы эшләр бара. Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

“20 марттан 29 апрельгә кадәр “Татарстан Республикасы РТПЦ” ның РТРС филиалы объектында радиотелеүзәк манарасында яктырткычны монтажлауда планлы эшләр  бара. Эш көннәрендә 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр телевидение һәм радиотапшыруларның аналоглы һәм цифрлы программалары күрсәтелмәскә мөмкин”, - диелгән бу хәбәрдә.

“Беренче канал”, “Россия 1”, “Татарстан”, “Россия-Культура”, “ТНВ”, “Бишенче канал”, “Звезда”, “Россия радиосы”, “Татарстан радиосы”, “Маяк” радиосы, “Вести ФМ” радиосы, “Ретро-ФМ” радиосы, “Наше радио”, “Серебряный дождь” радиосы, беренче һәм икенче мультиплекслар программасы пакетлары туктап торырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100