news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 14 яшьлек мәктәп укучысын эзлиләр

Казанда инде ике атна 14 яшьлек үсмерне эзлиләр.

Михаил Нуриев 29 мартта югалган, һәм әлегә кадәр аның кайда икәнлеге турында берни дә билгеле түгел.

Үсмернең буе 167 сантиметр, нормаль гәүдәле, кара чәчле, коңгырт күзле.

Югалган көнне кара куртка, джинс чалбар, соры башлык, кара кроссовка кигән.

Үсмерне күрүчеләр булса, (800) 700 54 52 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100