news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 14 яшьлек яшүсмер егетне тимер юлда ток суккан

Бүген көндез Казанда 14 яшьлек яшүсмерне тимер юлда ток суккан. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига Копылов урамы районындагы тимер юлларда килеп чыга.

Урынга янгыннан саклау бүлекчәсенең янгын коткару часте килә.

Ачыкланганча, егет поезд цистернасы өстенә менгән һәм аны ток суккан. Егетнең гәүдәсен җирдә тапканнар.

Шул ук вакытта социаль челтәрләргә видео таралган. Аның авторы көчле шартлау тавышы ишетелде һәм аннан соң резервуар яна башлады, дип раслый.

news_right_1
news_right_2
news_bot