news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 14 яшьлек баланың сөрем газы белән агулану сәбәбе билгеле булды

Бүген иртән Казанның Юдино бистәсендә 14 яшьлек баланың сөрем газы белән агулануы билгеле булды. Ул җиңелчә агуланган, хастаханәгә алып китү кирәк булмаган. Күзәтчелек ведомствосы бу хәлдән соң тикшерү башлады.

Бу йортка белгечләр барды һәм газ җиһазының төзек булуын ачыклаган. Ул йортның цоколь катында үсмернең йокы бүлмәсе янында урнашкан. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Белгечләр котельняның форточкасы ныклап ябылган һәм бүлмәдәге һаваның чыкмавын ачыклаган. Шулай итеп, котельня җилләтелмәгән, шул баланың агулануына китергән.

Хәзер белгечләр йорттагы газ җиһазын сүндергәннәр. Морҗаны тикшерү уңай нәтиҗә биргәч тә, йортка газ җибәреләчәк.

Прокурор чаралары кабул итү өчен сәбәп табылмаган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot