news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 14 яшьлек кыз өстенә агач төшү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган

Фаҗига Ямашев проспектындагы "Наратлык" парк территориясендә булган.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Казанда "Наратлык" парк территориясендә 14 яшьлек кыз өстенә агач ауган, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Гадәттән тыш хәл 5 июльдә Ямашев проспектындагы парк территориясендә булган. Үсмер кыз баш һәм баш мие җәрәхәтләре алган. Әлеге факт буенча "Эшкә салкын карау" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, ул көнне кыз наратлык аша энесен футбол күнегүләренә озатырга бара. Ниндидер мизгелдә ул өстенә төшүче агачны күреп алып, читкә китмәкче була, әмма өлмирми кала. Агач аның башына төшә.

Урман патологик тикшерүе нәтиҗәләре буенча, агач авария хәлендә булган дип табыла. Тикшерүчеләр фикеренчә, бу фаҗигага яшел үсентеләрне тиешенчә тәрбияләмәү һәм Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитетының вазифаи заты эшен җиренә җиткереп башкармау сәбәп була.

Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100