news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 14 яшьлек бала югалган

Полициягә малайның әнисе мөрәҗәгать иткән, кичә улы мәктәптән өйгә кайтмаган.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Казанда югалган 14 яшьлек малайны эзлиләр. Укучының югалуы турындагы мәгълүмат социаль челтәрдә чыкты.

«Гвардия» полиция бүлегенә бала югалу турында гариза тапшырылган. Хәзер малайны эзләү чаралары алып барыла», – дип сөйләделәр «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча,  югалган малайның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул кичә улының мәктәптән кайтмавын хәбәр иткән.

Шулай ук яшүсмерне бүген төнлә 3.00 сәгать тирәсендә Сахаров урамында күрүләре, аның качып китүе турында да мәгълүмат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot