Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 14 урында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Ярминкә мәйданнары иртәнге 6дан эшли башлаячак.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 22 сентябрьдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Иртәнге 6дан 12-14 сәгатьләргә кадәр Казанның барлык районнарында да 14 мәйданчык эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авиатөзелеш районында ярминкә мәйданы Беломор һәм Гудованцев урамнары киселешендә һәм Ленинградская урамы 17, адресы буенча эшләячәк.
Вахитов районында яшәүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында сатып алырга мөмкин булачак.
Киров районында ярминкә мәйданнары Батыршин урамы 20, Ильич урамы 1(1 корпус) һәм Краснококшайская урамы 150/2 адреслары буенча урнашачак.
Яңа-Савин районында мәйданнар Лаврентьев урамы 10 һәм Ямашев проспекты 71а, Идел буе районында Җиңү проспекты 50а һәм Ю.Фучик урамы 72 адреслары буенча эшләячәк.
Совет районында ярминкәләр “Казан” агросәнәгать паркында, Зәкиев урамы 12, Липатов урамы 7, Ю. Фучик һәм Ломжинская урамнары киселешендә оештырылачак.
Республика районнары аграрийлары һәм бакчачылары үз продукцияләрен Казанда отышлы бәягә сата. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан башкаласында көндәлек универсаль ярминкәләр дә уздырыла.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, иртәгә Яр Чаллыда өч урында ярминкәләр оештырылачак. Алар Габдулла Тукай исемендәге Яр буе 16, “Южный” агросәнәгать паркында һәм “Чулман” проспектындагы ипподром территориясендә узачак. Үз продукцияләрен Сарман, Әгерҗе, Менделеевск һәм Минзәлә районнары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр тәкъдим итәчәк.
Шулай ук авыл хуҗалыгы товарларын Яшел Үзән районындагы “Яңа Тура” технополисында да алып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз