news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 14 парны «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр

Казанда Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музеенда 14 парны «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр. Тантана кунаклары хөрмәтенә иммерсив экскурсия һәм бәйрәм программасы әзерләнде. Бүләкләү чарасында Казан башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

«Мин шәһәр – ул, беренче чиратта, зур йортлар, йортлар исә гаиләләр дип саныйм. Барыгызга да рәхмәт! Әлеге күркәм җылы мөнәсәбәтләрне саклап кала алганыгыз өчен без – урта буын вәкилләре, яшьләр һәм балалар сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез. Еш кына мәшәкатьләр белән бәйле тормыш ыгы-зыгысында иң мөһим кыйммәтләрне онытабыз. Ә бит гаилә безнең өчен иң әһәмиятлесе. Гаиләбез хакына эшлибез, барысын да иң кадерле кешеләребез хакына башкарабыз», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Тантаналы чара барышында һөнәри шәһәр бергәлегенең горурлыгы булган парларга – атказанган мәдәният, мәгариф, шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләренә, хезмәт династияләре вәкилләренә, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына бүләкләр тапшырылды.

Бүгенге бәйрәм тантанасында бүләкләнүчеләр арасында иң күркәм парлар – ирле-хатынлы Герасевлар, Федуловлар, Бердниковлар, Емелькиннар, Кульчицкийлар, Балясовлар, Анисимов-Соляновлар, Багаевлар һәм Әхмәтҗановлар гаиләсе бар иде. Аларның барысы да күп еллар дәвамында шәһәр һәм республика файдасына эшләгән.

Моннан тыш, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге өч гаиләне: Константин Анатольевич һәм Людмила Анатольевна Хижнякны, Илнур Вахит улы һәм Гөлгенә Габделбәр кызы Шиһаповларны, Фәрит Марсель улы һәм Гөлназ Габделхәй кызы Мөлековларны бәйрәм белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot