news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 138нче балалар бакчасы көзен ачылырга әзер

Идел буе районында 220 урынлы учреждение файдалануга тапшырылырга әзер һәм беренче балаларны көтә.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Казанда “Станция Юбилейная” торак комплексында төзелгән 138 нче балалар бакчасы файдалануга тапшырылган һәм беренче балаларны кабул итәргә әзер. Бу хакта “Суварстроит” төзүче компания генераль директоры Руслан Нурмөхәмәтов сөйләде.

Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Ике катлы бинада 11 төркем булачак, һәрберсенә 20 бала йөриячәк. Һәр блокта дәресләр өчен бүлмә, һәр бала өчен аерым караватлар куелган йокы бүлмәсе, бәдрәф һәм буфет бар.

Биредә шулай ук музыка һәм спорт заллары, медпункт бар. Балалар бакчасы территориясендә таганнар, веранда һәм балалар белән шөгыльләнү өчен архитектура формалары куелган.

Проектның бәясе 160 млн сум тәшкил итә. Төзелешкә федераль һәм республика казнасыннан акча бүлеп бирелгән. Объект 2020 елга кадәр исәпләнгән “Торак” федераль максатчан программасы буенча төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100