news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 13 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир-атны эзлиләр

Тикшерүчеләр җинаять кылуда шикләнелүче кешенең фотосын күрсәттеләр.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Казанда 13 яшьлек кызны мәсхәрәләгән ир-атны эзлиләр, дип хәбәр итте Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, гадәттән тыш хәл 8 май көнне, Серов урамындагы бер йортта килеп чыга. Кыз мәктәптән өенә кайта, лифтка керә, аның артыннан билгесез ир-ат йөгереп килә һәм оятсыз гамәлләр кыла башлый. Кыз куркып кычкыра һәм ир-ат качып китә.

Әлеге факт буенча “Оятсыз гамәлләр кылу” маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен өйрәнә һәм ир-атны эзли.

Тикшерүчеләрдә әлеге җинаятьне кылуда шикләнелгән кешенең йөзе сурәтләнгән фото бар. Фотодагы ир-ат турында мәгълүматлары булган кешеләрне хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100