Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 13 яшьлек кызга карата азгынлык гамәлләре кылган ир-атны тоткарлаганнар
Бу хәл 8 майда Серов урамындагы йорт лифтында булган.
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Казанда 13 яшьлек кызга карата азгынлык гамәлләре кылган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Татар-информ” сишәмбе 8 майда Серов урамындагы торак йорт лифтында билгесез ир-ат 13 яшьлек укучы кызны мәсхәрә итүе турында хәбәр иткән иде.
- Тикшерүчеләр ачыклаганча, җинаятьче кызның мәктәптән кайтуын көтеп торган, лифтка аның белән бергә кергән. Ул балага карата бозыклык гамәлләре кылган. Укучы курыккан һәм кычкырып җинаятьчене куркыткан.
Полиция хезмәткәрләре өч көн дәвамында видеокүзәтү камераларын өйрәнгән һәм дистәләгән шаһитны сораштырган. Эзләү чараларын уңышлы оештыру нәтиҗәсендә шикләнелә торган затның шәхесе ачыкланган. 29 яшьлек казанлы тоткарланган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бу фактка карата “Азгынлык гамәлләре” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тоткарланган ир-аттан сорау алалар. Аңа карата җәза сайлау мәсьәләсе хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз