Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 13 Татарстан фильмы тәкъдим ителәчәк
«Мир» кинотеатрында 23 августтан 31 августка кадәр «Татарстан киносы атналыгы» узачак.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казанда 23 августтан 31 августка кадәр Татарстан киносы атналыгы узачак. Аның кысаларында Татарстан Республикасында җитештерелгән 13 фильм күрсәтеләчәк. Барлык спектакльләр «Мир» кинотеатрында узачак. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Заманча Татарстан кинофильмнары киң тамашачыга 23-31 августта тәкъдим ителәчәк. Быел тамашачылар хөкеменә соңгы ике елда Татарстан режиссерлары төшергән картиналар тәкъдим ителә», - диелә хәбәрдә.
23 августта Салават Юзеевның бөек татар фикер иясе һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмы күрсәтеләчәк.
24 августта Россия драматургы, прозаик һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин әсәре буенча режиссерлар Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров төшергән «Мулла» фильмы күрсәтеләчәк.
25 августта тамашачыларга Эдуард Габидуллинның кыска метражлы телесериалы - «Уен да, җитди дә» һәм Алексей Барыкинның тулы метражлы «Су анасы» фильмы тәкъдим ителәчәк.
26 августта Фәрит Дәүләтшинның татар драматургы һәм язучы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» фильмы күрсәтеләчәк.
27-28 август көннәрендә кыска метражлы фильмнар күрсәтелә. Тамашачылар Ренат Кәримовның «Остазбикә», Нәсур Юрушбаевның һәм Әмир Галиәскәровның «Туган нигез», Әмир Галиәскәровның «Бүре яры», шулай ук Рафил Галимуллинның һәм Марсель Мәхмүтовның «Җиде малай» картиналарын бәяли алачак.
29 августта «Мир» кинотеатрында Илдар Ягъфәровның актер Владимир Вдовиченков төшкән «Байгал» фильмы күрсәтеләчәк.
30 августта «Мир» кинотеатрында режиссер Светлана Серованың «LaPrimavera» һәм Илшат Рәхимбайның «Катлаулы бизәк» документаль картиналары күрсәтелә.
«Татарстан киносы атнасы» ахырында Илшат Рәхимбай үзенең «Әпипә» музыкаль комедиясе премьерасын тәкъдим итәчәк. Анда Фирдүс Тямаев, Elvin Grey, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-Ләй-Лә» триосы һәм «Фәридә-Алсу» дуэты катнашкан.
Һәр кинодан соң иҗади очрашулар узачак. Анда тамашачылар Татарстан картиналарын төшерүчеләр һәм төшерү төркемнәре вәкилләре белән аралаша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз