news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 13 сентябрьдән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Казанда 13 сентябрьдән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанда 13 сентябрьдә гадәттәгечә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, аларда яшелчә, ит, сөт продукциясе тәкъдим ителәчәк. Килүчеләрне һәр шимбә 6:00 дан 13:00 кә кадәр көтәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

«Көзге ярминкәләр – казанлылар һәм кырлардан авыл хуҗалыгы продукциясен алып кайтучы авыл кешеләре өчен зур файда, алар өчен — продукцияне сату, ә казанлылар өчен — «беренче кулдан» алу мөмкинлеге. Икмәк үстерүчеләргә, авыл хуҗалыгы продукциясе үстерүчеләргә рәхмәт. Игенчеләрнең һәм авыл кешеләренең хезмәте гомер-гомергә иң хөрмәтле хезмәтләрнең берсе булган», – дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.

Узган елдагы кебек үк авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк булачак, якынча 10–15 процентка. Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә ундүрт һәм якшәмбе көнне бер мәйданчыкта оештырылачак. Северный бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча, Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә ярминкәләр, алдагы сезоннардагы кебек үк, якшәмбе көннәрендә узачак.

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәчәкләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр. Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Быелгы язгы ярминкәләр йомгаклары буенча шәһәр халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, 12,6 мең литр сөт сатып алган, дип хәбәр ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot