news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 13 мәктәп һәм 9 балалар бакчасын ремонтлау 526 млн сумга төшәчәк

Яңартылырга тиешле балалар бакчасының дүртесе республика башкаласының Совет районында урнашкан.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елда Казанда 13 мәктәп һәм 9 балалар бакчасында 526 млн сум акчага капиталь ремонт үткәреләчәк. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрнең дүретесе Казан шәһәренең Совет районында урнашкан. Шуларның берсендә алып барылган ремонт эшләре белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.

Совет районында урнашкан балалар бакчаларын ремонтлау өчен барлыгы 109,35 млн сум акча кирәк булачак.

Кирпичников урамында урнашкан 206 номерлы балалар бакчасын караган вакытта Илсур Метшин республика программасы буенча Казанда 88 процент мәктәптә капиталь ремонт инде эшләгән булуын искә төшерде.

“Киләсе этапта балалар бакчаларын ремонтлау турында карар чыгарылды. Моның өчен Президентыбызга зур рәхмәт. Гомумән, бу программа бик кирәк. Без аны бик озак көттек. Аерым алганда, бу балалар бакчасының капиталь ремонтны 53 ел күргәне юк. Ярый әле Советлар Союзында биналар нык итеп төзелгән. Шуңа күрә ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм балаларны кабул иткән”, - диде Илсур Метшин.

Хәзерге вакытта алты төркем балаларга исәпләнгән һәм 1964 елда төзелгән ике катлы бинада электриканы алмаштыру, җылы идәннәр җәю, су кертү эшләре инде башланган. Капиталь ремонт вакытында биредә түбәне, тәрәзәләрне, эчке ишекләрне, инженер коммуникацияләрен алмаштырачаклар. Шулай ук юуыну бүлмәләре, бинаның тышкы ягы һ.б. ремонланачак. Боларның барысына 11,296 млн сум акча тотылачак. Ремонт эшләре вакытында биредә тәрбияләнүчеләр якын-тирә балалар бакчаларына урнаштырылган.

“Балалар бакчасында аларның урыны сакланып кала. Ремонт эшләре тәмамлангач, алар монда кире кайта алачак”, - диде мәктәкәчә белем бирү учреждениесе белән идарә итүче Алсу Сибгатуллина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100