news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 12нче хастаханә янында «Мазда» автомобиленә ут капкан

Һәлакәт бүген Челюскина урамында булган.

Казанда 12нче хастаханә янында «Мазда» автомобиленә ут капкан
Рамиль Гали

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 12нче хастаханә янында «Мазда» автомобиленә ут капкан. Бу хакта һәлакәт урыныннан шаһитлар хәбәр итә.

Шаһитлар сөйләвенчә, Челюскин урамында чит ил машинасына ут капкан. Шаһитлар төшергән фотоларда машинаның мотор өлешеннән төтен чыкканы күренә.

Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot