news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 123 меңнән күбрәк кешегә грипптан прививка ясалган

Татарстан башкаласында барлыгы 230515 кешегә карата гриппка каршы иммунизация чаралары планлаштырылган

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел, илкүләм өстенлекле проект кысаларында, Казанда 230515 кешегә карата гриппка каршы иммунизация чаралары планлаштырылган. 2 ноябрь мәгълүматлары буенча, 123010 кеше (планның 53,3 проценты) шундый процедура узган. Шәһәргә 44590 доза «Гриппол-плюс» һәм 185925 доза «Гриппол» дигән препарат китерелгән.

Югарыда әйтелгән проектта мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүчеләрне, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче һәм мәктәпләрдә укучы балаларны, 60 яшьтән олыракларны, транспорт, социаль һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләрне  бушлай вакцинацияләү каралган. Шәһәр бюджеты субвенцияләре хисабына 3 ноябрьдән балаларга (0,5 яшьлектән алып), шәһәр тормышын тәэмин итүче хезмәткәрләргә грипптан прививкалар ясала, дип аңлатты бүген Казан җитәкчелегенең шәһәр Башкарма комитетында барган «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов.

Казанда гриппка каршы  сәламәтлек саклау учреждениеләрендә – 7 нче шәһәр поликлиникасында (Париж коммунасы ур., 8, тел.: 264-49-60), Авиатөзелеш районы диагностикалау үзәгендә (Копылов ур., 4а, тел.: 571-22-12), 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә (Чуйков ур., 54, тел.: 521-48-13), 18 нче шәһәр поликлиникасында (Карбышев ур., 12, тел.: 229-09-02), 1 нче шәһәр поликлиникасында (Кирпичная ур., 4, тел.: 295-64-34), Заманча медицина үзәгендә (Вахитов ур., 6, тел.: 227-00-03) һәм тагын 2 шәхси медицина үзәгендә – «Спасение» ЯАҖ (Мәүлетов ур., 2, тел.: 277-95-13), «Любимый доктор» (Бутлеров ур., 20, тел.: 238-65-38), «Медикея»да (Карбышев ур., 13, тел.: 298-88-00) андый вакцинация үткәрелә, бәясе – 260 сумнан 480 сумга кадәр.

Искәртеп үтәбез, Казанда шуның буенча «кайнар линия» телефоны эшли: 214-44-19. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100