Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 121 нче лицей укытучысы Илья Тарасов «Ел укытучысы» исеменә лаек булды
Казандагы 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов «Ел укытучысы» исеменә лаек булды. Төп җиңүченең исемен Казан Ратушасында узган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында атадылар. 2026 ел укытучысына бүләкне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Без бу конкурсны һөнәри ярыш буларак кына түгел, ә яңа мөмкинлекләр ача торган нигез буларак карыйбыз. Узган елгы җиңүчеләр – Наил Мирсәетов, Мария Голованова, Илсур Җиһаншин, Радик Хәбиров һәм башкалар – бүген шәһәрнең мәгариф һәм иҗтимагый тормышында төп роль уйныйлар. Аларның идеяләре һәм энергиясе Казан мәгарифе тарихының бер өлешенә әверелде. Безнең конкурсның тәҗрибәле остазларны һәм яшь педагогларны берләштерүен күрү миңа аеруча күңелле. Бу бик кыйммәтле, чөнки мәгариф һәрвакыт буыннар дәвамчанлыгына таяна. Сезгә яңа уңышлар телим! Конкурс фикердәшләр табарга ярдәм итсен, ә Казан мәгариф командасы сезне осталык югарылыгына ияртсен», – дип мөрәҗәгать итте җиңүчегә Илсур Метшин.
Илья Тарасовка 26 яшь. Ул Казанда туган һәм 2021 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. Төп педагогик эшчәнлегеннән тыш, Илья Александрович актив рәвештә иҗтимагый эш белән шөгыльләнә: ул участок сайлау комиссиясе составына керә, волонтер һәм хәйрия проектларын оештыручы булып тора. Педагог махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә актив ярдәм итә, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм Даун синдромы булган балалар белән эшли.
«Бу конкурс минем өчен зур киңлектә үз көчемне сынап карау һәм яңа мөмкинлекләр билгеләү мөмкинлеге булды. Бу хис-кичерешләр, яхшы кәеф, сәламәт энергия һәм чын-чынлап файдалы көндәшлек. Бүген биредә, шушы Ратушада, фикердәшләр арасында булганда, мин тагынбер тапкыр инанам ки: безнең көч бердәмлектә. Бүген бу сәхнәдә тору бик мактаулы һәм җаваплы. Мин сезгә ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм югарылыкны саклап калу өчен бөтен көчемне куячакмын», – диде Илья Тарасов.
Хәзер Илья Тарасовка Казанны «Ел укытучысы» конкурсының төбәк этабында тәкъдим итәргә туры киләчәк.
Шулай ук Ратушада башка номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнде: «Фән укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют», «Ветеран педагог», «Инклюзив педагогика остасы», «Кеше тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Педагог-психолог», «Ватанны иминлек һәм саклау нигезләре»н укыту предметы буенча Казан шәһәре Ел укытучысы», «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» һәм «Ел тәрбиячесе».
Быел һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабында Казанның 328 мәгариф учреждениесеннән 381 педагог катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз