news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 120 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды

Анда психик үсешләре тоткарланган сабыйлар өчен махсус төркем ачылган

  (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районында 120 урынга исәпләнгән “Ласковый лучик” исемле балалар бакчасы ачылды. Анда психик үсешләре тоткарланган балалар өчен махсус төркем дә бар, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.

Балалар бакчасын тантаналы ачуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Ул бина белән танышты, балаларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге вакыйга белән котлады. “Соңгы биш елда Казанда туучылар саны 50 процентка артты, бу безнең өчен бик сөенечле саннар. Бу гади саннар гына түгел. Бу балалар, бәхетле гаиләләр, ата-аналар дигән сүз. Без шәһәребездә бәхетле гаиләләр, бәхетле балалар артыр дип өметләнәбез”, - диде шәһәр башлыгы.

Казан мэры Россия Президенты Владимир Путинның 2016 елга 3-7 яшьлек балаларның барысын да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тәэмин итү бурычын куюны искәртеп узды.

“ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Бәләкәч” программасы ярдәмендә бездә әлеге яшьтәге балалар арасында чират юк. Бездә 3 яшькә кадәрге сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру кытлыгы зур”, - дип билгеләп үтте мэр.

Ул, Казанда дистәләгән балалар бакчасы ачыла, дип өстәде, быел гына да яңа 28  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ачарга тиеш.

“Мәктәпкәчә белем бирүне белемнең нигезе дияргә була. Безнең балаларыбыз, гаиләдән соң, төп нигезләрне нәкъ менә балалар бакчасында ала. Бу педагоглар коллективы өчен зур җаваплылык, - диде шәһәр башлыгы.- Без әзерли торган зур ачылыш – ул универсаль спорт комплексы, хоккей сарае, анда балаларыбыз фигуралы шуу, хоккей белән шөгыльләнә, ә ата-аналар сәламәтлек төркемнәренә йөри ала”, - дип белдерде Илсур Метшин.

Бәйрәм ахырында Казан мэры мөдиргә спорт җиһазлары сатып алуга сертификат, ә балаларга зур торт тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100