Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган
Моннан алдагы рекорд 1898 елның 15 маенда теркәлгән – ул чагында температура +29,6 градуска җиткән.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике көн рәттән — 14 һәм 15 майда — Казанда һава температурасы максималь күрсәткечләрне узып киткән.
14 майда ТР башкаласында рекорд куелган — термометрның терекөмеш баганасы +31,3 градуска (2019 елда +30,6 градус) кадәр күтәрелгән.
Кичә башкалада һава температурасы Казань-опорная станциясендә +31,4, Казань-аэропорт станциясендә +31,6, Казань-Сокол станциясендә +32,4 градус тәшкил иткән. Моннан алдагы рекорд 1898 елның 15 маенда теркәлгән — ул чагында температура +29,6 градуска җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз