news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 12 яшьлек велосипедчыны машина бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Гагарин урамында булган.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда юл аша чыкканда 12 яшьлек велосипедчыны машина бәрдергән. Бу хакта Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте җиткерә.
 
Юл-транспорт һәлакәте кичә Гагарин урамында булган: күңелсез хәл “Форд” автомобиленең 33 яшьлек йөртүчесе велосипедтагы малайга юл бирмәү аркасында килеп чыккан.
 
Һәлакәт аркасында бала җилкәсен имгәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot