news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 12 яшьлек үсмернең үз-үзенә кул салуы буенча җинаять эше кузгатылган

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген, 13 нче ноябрь төнендә, Казанның Зәкиев урамы буенча урнашкан йортларның берсе янында 12 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Әлеге факт буенча Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 110 нчы маддәсендә (кешене үз-үзенә кул салуга этәрү) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot