Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 1,2 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне медаль белән тәмамлаячак
Уку елы нәтиҗәләре нигезендә, Казанның 1 279 11нче сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә дәгъва итә. Бу – барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының 21 проценты. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.
718 укучы беренче дәрәҗәле, 561 укучы икенче дәрәҗәле медаль алырга тиеш. Узган ел белән чагыштырганда, беренче дәрәҗәле медальгә исәп тотучылар саны 12,4 процентка, ә мәктәпне икенче дәрәҗәле медаль белән тәмамлаучылар саны 8,1 процентка арткан.
Моннан тыш, 1 127 9нчы сыйныф укучысы мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамларга мөмкин.
Быел Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясен барлыгы 23 076 чыгарылыш сыйныф укучысы уза. Аларны 16 110ы 9нчы сыйныфны, 6 966сы 11нче сыйныфны тәмамлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз