Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 1,2 меңнән артык бала «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында ярдәм алды
Казанда ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Быел аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 1,2 меңнән артык балага, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган балаларга ярдәм күрсәтелгән. Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, акция күркәм гадәткә әверелде һәм елдан-ел киңәя бара. Соңгы дүрт елда 5,2 меңнән артык укучыга ярдәм күрсәтелгән. Форма һәм канцелярия кирәк-яраклары сатып алу өчен акча аны үз иреге белән күчерүчеләр хисабына җыела.
Ризванов шулай ук инициативаны гамәлгә ашыруда эшмәкәрләр һәм депутатларның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
«Гадәттәгечә, предприятие, коммерция оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары акциянең иганәчеләре ролендә чыгыш ясый», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз