news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 1,2 меңгә якын яңа муниципаль парковка урыны барлыкка киләчәк

Казанда 1,2 меңгә якын яңа муниципаль парковка урыны барлыкка киләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда муниципаль парковка киңлеге реестры 1 154 яңа машина урыны белән тулыланды. Хәзер шәһәрдә муниципаль парковка урыннарының гомуми саны 17 399 тәшкил итә. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Яңа машина кую урыннары А.Ениики, Кол Гали, Ю. Фучик, Маршал Чуйков, Ф. Әмирхан, Гаврилов, Адоратский, Горсовет, Коләхмәтов, Тверь, Спартак, Краснококшайск, Болотников урамнарында, шулай ук Җиңү проспектында барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, шәһәр хакимияте гамәлдәге муниципаль парковкаларда машина урыннары санына төзәтмә керткән. Үзгәрешләр Достоевский, Газовая, Шаляпин, Кызыл Позиция, Кутуй, Восстание, Патрис Лумумба, Һади Такташ, Космонавтлар, Гарифьянов, Декабристлар, Сафиуллин, Минск, Лушников, Ломжинская, Четаев, Академик Королев, Гагарин проспектларындагы участокларга, шулай ук Ямашев, Победа һәм Ибраһимов урамнарына кагылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot