Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 12 һәм 13 сентябрьдә «Бәрәкәтле көз» фестивале узачак
Мәскәү базары администрациясе Казанда 12 һәм 13 сентябрьдә узачак «Бәрәкәтле көз» («Очень! Осень») фестиваленең музыкаль программасын игълан итте. Ике көнлек зур вакыйганың баш кунаклары Санкт-Петербургның Attaque de Panique хоры булачак. Көтеп алынган чарада алар танылган музыкант Данила Холодков белән бергә 12 сентябрьдә 17:00 дән 17:40 ка кадәр чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коллектив уңыш фестивале өчен концерт программасы әзерли. Анда Shortparis, Portishead, Palina, СБПЧ, Тося Чайкина, Дельфин, ЛСП, «тима ищет свет», ANIKV, МС Сенечка һәм Муся Тотибадзе репертуарларыннан хор өчен ясалган үзенчәлекле җырлары яңгыраячак.
- Attaque de Panique коллективы заманча музыка моңнары белән җан атучы 50дән артык иҗат кешесен берләштерә. Бу хор традицион репертуар белән генә чикләнмичә, бүгенге авторларның әсәрләрен күп тавышлы аранжировкаларга һәм сәхнә тамашаларына әйләндерә.
Фестивальнең беренче көнендә мәйданчыкта диджейлар RIN һәм VOKBUD, әйдәп баручы җырчы Джордж белән Казанның Holy Gun Band төркеме, шулай ук QOSH электрон проекты чыгыш ясаячак. Төп программадан тыш, фестивальгә килүчеләр «Хор түгәрәге»нең ачык репетициясенә кушылып, көзге моңнардан төзелгән попуррины бергәләп җырлаячак.
13 сентябрьдә бәйрәмнең музыкаль программасын диджейлар «Многоритм» һәм Егор Семаковның чыгышлары башлап җибәрәчәк. Фестиваль 18:00 дән 20:00 гә кадәр учак янындагы җылы һәм тыныч гитара кичәсе белән тәмамланачак. Бу мохиттә музыкантлар Булат Шәйми белән Эльмира Шәрипова гитара һәм укулеле озатуында танылган татар әсәрләрен тере тавышка башкарачак, дип хәбәр итә Мәскәү базарының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм кунаклары өчен фермерларның уңыш ярминкәсе, көзге базар, ресторан көне, музыкаль программа, балалар өчен чаралар, яшелчәләр бәйгесе әзерләнгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз