news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 12 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде

Казанда 12 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның «Елмай» паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды. Аның төп вакыйгасы 30, 40 һәм 50 елдан артык бергә яшәгән 12 парны «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләү булды.

«1 июльдән 8 июльгә кадәр Татарстанда зур вакыйга – гаилә атнасы уза. Бу атна кысаларында бөтен республика буенча концерт һәм фестивальләрдән алып төрле конкурсларга кадәр 600дән артык чара узачак. Әмма иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе – гаиләләрне хөрмәтләү, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру, – дип сөйләде тантанада ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.

Аның әйтүенчә, бу бүләк – мәхәббәт, бер-береңә тугрылык һәм хөрмәт символы.

Казан Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина 25 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән гаиләләрнең саны елдан-ел арта баруын өстәде. «Алар үзләрен гаилә нигезләренең ныклыгы итеп күрсәттеләр, лаеклы балалар, лаеклы буын оныклар тәрбияләделәр. Без барысын да беләбез һәм барысын да хөрмәтлибез. Безнең үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтүегез өчен зур рәхмәт», – дип белдерде ул.

Бәйрәм белән барлык катнашучыларны Казан епархиясенең гаилә мәсьәләләре, ата-аналарны һәм балаларны яклау бүлеге җитәкчесе иерей Ярослав Петрущенков котлады. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чара «җәмгыятьнең иң төп нигезе – гаилә»гә ярдәм итәргә тиеш.

«Гаилә – ул безгә бу катлаулы вакытта бергә сакларга кирәк булган нигез. Без бүген безгә яхшы гаилә үрнәге күрсәткән парларны котлыйбыз һәм хөрмәтлибез», – диде ул.

Бүләкләр алган гаиләләр арасында күп балалы, шулай ук хезмәт династияләре дә бар. Моннан тыш, кайбер гаиләләрдә махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Мәсәлән, Фәридә һәм Наил Сираҗетдиновларның кияве ике ел махсус операциядә катнашкан, шуннан соң яралану сәбәпле демобилизацияләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot