Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 1140 реклама урыны сатылган, шулардан шәһәр бюджетына 863 млн. сум керем алынган
Якын арада тагын өстәмә керем көтелә
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә барган башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә тышкы реклама мәсьәләсендәге вазгыятькә ачыклык кертелде.
Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина, бүгенгә электрон сәүдә аша аеруча зур реклама урыннарының 15е, уртача форматтагы, ягъни 3х6 метрлы еврощитлардан 98 урын, мәйданы 10 квадрат метрдан артмаган 143 реклама урыны сатылган. Шул рәвешле, әлегә 1140 урын сатылган, шулардан шәһәр бюджетына 863 млн. сум керем алынган. Керем старт бәясеннән 5,2 тапкырга югарырак булды, рөхсәт документациясе формалаштырган өчен дәүләт пошлинасыннан тагын 3,5 млн. сум өстәмә акча булачак, дип канәгатьлек белән хисап тотты И.Дябилкина. Реклама урыннары сату сәүдәсе исә декабрьда төгәлләнә.
Мэр Илсур Метшин, андый өстәмә керемнәрнең күп өлеше шәһәрдә уңайлыклар булдыруга, яшелләндерүгә, газоннарга чәчәк орлыклары сатып алуга китәчәк, дип, тиешле документлар әзерләүне таләп итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз