Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 1100 урынлык мәктәп төзергә җыеналар
Казанда Меховщиклар урамында 1100 урынлык мәктәп төзиячәкләр. Бу хакта башкарма комитетның документлар һәм хокукый актларның яңа чыгарылышындагы карарда белдерелә. Ул мэрия сайтында чыккан.
«Территорияне комплекслы үстерү кысаларында якынча 1100 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен төзү планлаштырыла», диелгән карарга кушымтада.
Территория төньякта паркинг һәм кунакханәләр булган административ-сәүдә комплексы белән чиктәш; көньякта һәм көнбатышта - күпкатлы торак комплексы белән. Көнчыгыш якта яшел зона урнашкан. Проект территориясенең гомуми мәйданы 2,36 гектар тәшкил итте.
Беренче этапта гомуми белем бирү объектларын төзүгә проект документациясе әзерләнәчәк, икенче этапта - объект төзелешенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз