Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 11 спорт төре буенча Россия халыклары спартакиадасы ярышлары үткәрелә
Казан Россия халыклары спартакиадасы уза торган җиде мәйданчыкның берсе итеп сайланган. Ярышлар 1 августта башланган һәм алар 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов эшлекле дүшәмбе утырышында турнирга әзерлек турында сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Татарстан башкаласында ярышлар 11 спорт төре буенча үткәрелә. Спартакиадада илебезнең 12 меңнән артык спортчысы катнашыр дип көтелә. Линар Гарипов сүзләренчә, Спартакиада елның төп спорт вакыйгаларының берсе дип санала һәм 2028 елда Лос-Анджелеста узачак Олимпия уеннарына әзерлек уңаеннан илкүләм җыелмага сайлап алуның төп этабы булып тора.
Беренче ярышлар республикабыз өчен бик уңышлы булган: узган ялларда Үзәк стадионда узган регби турнирында Татарстан командасы җиңү яулаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз