news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 11 кешене бәрдергән такси йөртүчегә карата хөкем карары игълан ителде

Вахитов районы судында такси йөртүче Евгений Крусевка карата хөкем карары игълан ителде. Узган елның 10 мартында аның гаебе нәтиҗәсендә зур юл-транспорт һәлакәте булды. Ир-ат туктап торган автобус белән автобус тукталышы арасыннан узмакчы булды һәм автобустан төшүче кешеләрне бәрдерде. Тикшерү версиясенә караганда, Крусев наркотиклар кулланган булган. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 11 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.

Суд Крусевны гаепле дип таныды һәм аны 4 ел һәм 1 айга колониягә җибәрде. Шулай ук ир-ат 2 ел һәм 10 айга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителде.

Крусев үзе юл һәлакәте вакытында аңын югалтуы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, анда алкоголизм фонында эпилепсия башланган. Крусев гаебен өлешчә таныган. Шулай ук ул такси хезмәтендә эшләү өчен таләп ителгән медицина тикшерүләрен узу турында ялган белешмәләр ясатуын да таныган. Ир-ат белешмәләрне 20-25 мең сумга ясатуы турында әйткән. Ялган документлар ясатуының сәбәбен ул наркотиклар кулланганга күрә анализлар тапшырырга куркуы белән аңлаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot