news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 11 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны кимегән

Юл һәлакәтләрендә 42 кеше үлгән, 2087 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

(Казан, 14 декабрь,"Татар-информ"). 11 ай эчендә Казанда 1836 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 42 кеше үлгән, 2087 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 2016 елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, һәлакәтләр аркасында үлүчеләр саны – 16%, юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны 3-әр процентка кимегән.

Җәмәгать транспорты өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр бар. “Шәһәрдә булган юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны белән чагыштырганда, пассажир транспорты йөртүчеләре гаебе белән булган һәлакәтләр саны 5 проценттан артмый, 11 ай эчендә автобус йөртүчеләр гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны – 20%, үлүчеләр саны – 25%, зыян күрүчеләр саны 18% кимегән”, - дип хәбәр итте җитәкче урынбасары һәм җәмәгать транспорты 100% видеорегистрация системасы һәм ГЛОНАСС навигация системасы белән тәэмин ителгән, дип өстәде.

Юлдагы хәлне яхшыртуда мөһим рольне бүленгән полосалар уйный. Билгеләп үтәргә кирәк, Казан шәһәр транспорты хәрәкәте өчен полосалар белән тәэмин ителеш буенча рейтингта лидерлар рәтендә тора. Башкалада әлеге полоса 46 урамда бүленгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100